17.01.2013

17 гыйнварда Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе Алексей Демидов рәислегендә 2010-2011 елларда һәм 2012 елның 9 аенда Кама Тамагы һәм Теләче районнарына бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджет чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләрен карады.

Кама Тамагы һәм Теләче муниципаль районнары тикшерү-хисап органнары белән берлектә үткәрелгән тикшерү чаралары нәтиҗәләре турында мәгълүмат белән Хисап палатасы рәисе урынбасары Альберт Вәлиев һәм аудитор Азат Вәлиев чыгыш ясады.

Бозу һәм җитешсезлекләрнең гомуми күләме Кама Тамагы районында – 87,9 млн, Теләче районында 15,2 млн. сум тәшкил итә. Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча Кама Тамагы районында 71,9 млн. сумлык бозу юкка чыгарыла һәм чаралар бюджетка торгызыла. Теләче районында 14,9 млн. сумлык бозуларны юкка чыгару буенча чаралар күрелгән.

Коллегия утырышында Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Зөфәр Гәрәфиев һәм Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов хисап белән чыкты. Аерым алганда, З.Гәрәфиев әйтүенчә, районда ачыкланган бозуларның күбесе бухгалтер хисабындагы хаталарга бәйле. Утырышта катнашкан Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы Марс Бәдретдиновның закон бозучыларга карата нинди чаралар күрелүе турында соравына хакимият башлыгы финанс бозулары җибәргән затларның хезмәт җаваплылыгына тартылуы, ә Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистә башкарма комитетының баш хисапчысы Надежда Автамонованың эшеннән азат ителүе турында хәбәр итте.

 Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча Коллегия бозулар һәм җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрү өчен Теләче муниципаль районы башлыгына – күрсәтмә, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгына мәгълүмат җибәрү турында карар кабул итте.

 Тиешле мәгълүмат шулай ук Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә дә җибәрелде.

Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына тапшырылды.

Тулырак мәгълүмат «Тикшерүләр турында мәгълүмат» бүлегендә.

 

ФОТО

Документлар