19.12.2012

18 декабрьдә ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов Кремльдә Россия Президенты администрациясе җитәкчесе Сергей Иванов җитәкчелегендә узган Россия Федерациясендә дәүләт тикшерүен камилләштерү мәсьәләләренә багышланган еллык киңәшмәдә катнашты.

Ул үз чыгышында Генераль прокуратураны тикшерү органнары  үткәрә торган тикшерү нәтиҗәләре һәм аларга тотылган финанс һәм кеше ресурслары турында халык алдындагы хисапны тәкъдим итү турындагы мәсьәләне эшләп бетерергә чакырды.

Администрация башлыгы фикеренчә, тикшерү органнары эшен бәяләү күрсәткечләрен ачыклау мөһим, аларның нигезе булып тикшерүләр саны түгел, ә нәтиҗә торырга тиеш. Гражданнар һәм дәүләт мәнфәгатен тәэмин итү урынына тикшерүләрнең күп булуы коррупция һәм артык административ барьерлар барлыкка китерә, дип билгеләп үтте С.Иванов.

 Киңәшмә барышында шулай ук федераль контракт системасы турында закон проекты да тикшерелде. Документ бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген күтәрү һәм коррупция белән көрәшкә юнәлтелгән. Дәүләт тикшерүе органнарының бурычы – дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып-алулар үткәргәндә коррупциянең теләсә-нинди  күренешләрен туктату, бюджетны әрәм-шәрәм итүгә каршы тору, дип белдерде С.Иванов.

Президент администрциясе җитәкчесе тикшерү органнарын бюджет акчаларын максатчан куллануны тикшерү генә түгел, ә закончалылыкны һәм бу өлкәдә норматив җайга салуны камилләштерү буенча тәкъдимнәр кертергә дә чакырды. 

Россия Хисап палатасы рәисе, АКСОР Рәисе Сергей Степашин беренче укылышта кабул ителгән “Хисап палатасы турында” законның яңа редакциясе буенча киләчәктә тикшерүнең төп инструменты булып нәтиҗәлелек аудиты булырга тиешлеген билгеләп үтте. Нәтиҗәлелек аудиты планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешүне анализлау гына түгел, ә аңа ирешергә комачаулаучы система сәбәпләрен юкка чыгару буенча тәкъдимнәр эшләүне дә күз алдында тота.

 Нәтиҗәлелек аудиты бюджет чыгымнары төрләренең шул исәптән, коррупция өчен чын туклану зонасына әйләнгән дәүләт ихтыяҗы өчен сатып-алуларның да, нәтиҗәлелеген анализлау өчен кулланырга мөмкин, дип билгеләде Сергей Степашин.

 Аның фикере буенча, урындагы хокук саклау органнары бүлекчәләре регионнар һәм муниципалитетлар тикшерү-хисап органнары белән үзара актив хезмәттәшлекне, бигрәк тә ТКХ өлкәсендә,  җайлау да мөһим. Сергей Степашин быел Хисап палатасының тикшерү-хисап органнары белән берлектә әлеге өлкәдә зур масштабта тикшерү чаралары үткәрелгәнлеген, шулай ук коммуналь хезмәтләргә тарифлар мониторингы күз алдында тотылуын хәбәр итте. Әлеге чара 2013 елның мартында тәмамланачак. Шулай да арадагы нәтиҗәләр буенча,  инде хәзер үк 17 млрд. сумлык бозулар барлыгы ачыкланган.

Чыгышының азагында Хисап палатасы Рәисе коррупциягә каршы көрәш буенча системалы эштә мөһим элемент булып эчке финанс тикшерүенең нәтиҗәле системаларын булдыру хисабына аны иртә стадияләрдә кисәтү торуын ассызыклады.

Киңәшмәдә шулай ук Россия Федерациясе Генераль прокуроры Юрий Чайка, Россия Президенты Тикшерү идарәсе җитәкчесе Константин Чуйченко, Хисап палатасы коллегиясе әгъзалары һәм РФ субъектлары тикшерү-хисап органнары башлыклары катнашты.

Документлар