20.12.2012

20 декабрьдә Алексей Демидов рәислегендә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе 2011 елда һәм 2012 елның үткән чорында Татарстан Республикасы һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының В.М.Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенең Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджет чараларын тоту буенча тикшерүгә нәтиҗәләр ясады.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча аудитор Сергей Колодников хәбәр итте.

Коллегия утырышында Республика клиник психиатрия хастаханәсе баш табибы Фәрит Җиһаншин чыгыш ясады.

Утырышта билгеләп үткәнчә, тикшерү барышында җитди бозулар ачыкланмаган. 2011 елда Татарстан Республикасы территориясендә Россия Федерациясе гражданнарына бушлай медицина ярдәме күрсәтү дәүләт гарантияләре программасын тормышка ашыруның җиткерелгән күрсәткечләрен учреждение тарафыннан үтәүне анализлау башлыча аның үтәлүен күрсәтте. Тикшерү материалларында психиатрия хастаханәсенең кадрлар белән тиешенчә тәэмин ителмәве билгеләп үтелә. Бүгенге көнгә хастаханәнең табиб персоналы белән комплектлау нормативның – 72%ы, кече медицина персоналы – 54%, башка персонал 60% тәшкил итә. Җитмәсә, һәр өченче табиб пенсия яшендә.

 Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Коллегия ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының В.М.Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенә – күрсәтмә, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгына мәгълүмат җибәрергә карар итте.

Тикшерү материаллары Республика Прокуратурасына тапшырылды.

Тулырак мәгълүматлар “Тикшерүләр турында мәгълүмат” бүлегендә.

Документлар