20.12.2012

20 декабрьдә Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов үткәргән Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында 2011 елда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлыгына Татарстан Республикасының спорт төрләре буенча җыелма командаларын, шәһәр һәм район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләрен, учреждениеләрен спорт җиһазлары, инвентаре һәм спорт формасы белән тәэмин итүгә бүлеп бирелгән бюджет акчаларын куллануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Аның нәтиҗәләре турында тулырак аудитор Сергей Колодников сөйләде. Хисап белән ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрының беренче урынбасары Азат Шәрәпов чыгыш ясады.

Коллегиягә тәкъдим ителгән материалларда республика бюджет чараларына министрлык тарафыннан үзәкләштерелеп сатып алынган спорт инвентаре һәм җиһазларының төрле сәбәпләр аркасында озак вакытлар кулланылмауның аерым фактлары ачыклану күрсәтелә. Кайбер спорт учреждениеләрендә алынган спорт инвентаре һәм җиһазларының исәпкә куелмау фактлары ачыклана. Тикшерү барышында матди байлыклар тулы күләмдә бухгалтер исәбенә куела.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Коллегия ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгына Күрсәтмә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына мәгълүмат җибәрү турында карар кабул итте.

Тикшерү материаллары Республика Прокуратурасына тапшырылды.

Тулырак “Тикшерүләр турында мәгълүмат” бүлегендә.

ФОТО

Документлар