20.12.2012

20 декабрьдә Алексей Демидов рәислегендә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе 2010-2011 елларга һәм 2012 елның үткән чорында Спас муниципаль районына бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджет акчаларын куллануны тикшерү нәтиҗәләрен карады.

Аудитор Илнур Мөбәрәков билгеләп үткәнчә, бозуларның төп өлеше милек белән идарә итүгә бәйле. Тикшерү нәтиҗәләре буенча бюджетка торгызылган акчалар һәм бетерелгән бозулар суммасы 52,1 млн сум (ачыкланган бозуларның төп күләменең 92%) тәшкил итте.

Коллегия утырышында хисап белән Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев чыкты.

Мәсьәләне караганда шулай ук Спас муниципаль районы тикшерү- хисап палатасы рәисе Николай Соколов һәм Спас муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина катнашты.

Коллегия ачыкланган бозулар һәм җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрү өчен Спас муниципаль районы башлыгына мәгълүмат җибәрү турында карар кабул итте. Тиешле мәгълүмат шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә дә җибәрелде.

Тикшерү материаллары Республика Прокуратурасына тапшырыла.

Тулырак “Тикшерүләр турында мәгълүмат” бүлегендә.

Документлар