24.12.2012

2013 ел алдыннан Татарстан Республикасы Хисап палатасы “Исәнме, Кыш бабай” хәйрия акциясен үткәрде һәм күпбалалы, аз керемле, ятим һәм ата-анасыз калган ике йөздән артык баланы якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Мөстәкыйль йөри алмаучы инвалид балалар исә яңа ел бүләкләрен өйләрендә алды.

Хисап палатасы оешканнан бирле күпбалалы, аз керемле, ятим һәм ата-анасыз калган балаларны бәйрәмнәр белән котлау изге традициягә әйләнде. Хәйрия хәрәкәтенең инициаторы булып Татарстанның Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов тора.

Хезмәткәрләрнең хезмәт хакыннан җыелган ирекле кертемнәргә төрле бүләкләр һәм татлы ризыклар сатып алына, ә хезмәткәрләрдән торган активистлар төркеме, ял көннәре турындагы барлык фикерләрен янга куеп, балалар янына юл тота.

Һәм менә тагын, 2013 ел ишек какканда, Кыш Бабай һәм Кар кызына әверелеп, алар Татарстан Республикасы Алексеевский муниципаль районы балаларына, мәңге онытылмаслык шатлык минутлары бүләк итеп, бәйрәм оештырды!

Алексеевский муниципаль районының 200дән артык баласы Ромодан авылындагы яңа Мәдәният йортына җыелды һәм искиткеч тамашада катнашты. Балалар өчен Яңа елның төп бүләге булып “Әкият” Казан дәүләт курчак театры артистлары күрсәткән курчак спектакле булды.

Физик сәламәтлекләре булмау аркасында чыршы бәйрәменә килә алмаган балаларны Кыш бабай белән Кар кызы өйләренә килеп котлады. Аларның бәхетле йөзләреннән әлеге акция аша алар тормыштан аерылган итеп хис итмәүләре күренә иде.

Сүз уңаеннан, А.И.Демидов хәйрия ярдәме күрсәтүгә хезмәткәрләрен генә түгел, шулай ук гаилә әгъзаларын да тарткан. Аның улы, Алексей Алексеевич Демидов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Кайгырту” приютының попечительлек советы әгъзасы буларак, ел саен приют территориясендә 10 метрлык яшел чибәркәйне урнаштыра. Кышкы каникуллар вакытында бу чыршы Алексеевск бистәсендә төп күренекле урыннарының берсенә әйләнә.

Ә үтеп баручы елның җәендә А.А.Демидов балалар өчен заманча уен мәйданчыгы төзеде, ул заманча дизайны һәм ачык төсләргә буялган булуы белән балаларга бик ошады һәм спорт белән шөгыльләнү өчен яхшы стимул ясады.

Менә шулай аталарның яхшы эше балалары өчен, һәм алар өчен генә түгел, яхшы үрнәк булып тора!

Документлар