25.12.2012

25 декабрьдә Татарстан Республикасы Тикшерү-хисап органнары советының чираттагы утырышы булды.

Тикшерү-хисап органнары Советы Рәисе, ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов тикшерү-хисап органнарыннан коллегаларын декабрьдә Мәскәүдә булып үткән Россия тикшерү-хисап органнары Ассоциациясе конференциясе һәм Россия Федерациясендә дәүләт тикшерүен камилләштерү мәсьәләләре һәм аларда кабул ителгән карарлар буенча Кремльдә ел саен үтә торган киңәшмә турында мәгълүмат бирде.

Аерым алганда, РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе Сергей Иванов тикшерү һәм күзәтчелек органнары алдына тикшерү нәтиҗәләре һәм аларга тотылган ресурслар турында халык алдында хисап тоту бурычын куйды. Ул шулай ук тикшерү органнарының эшен бәяләү күрсәткечләрен билгеләүнең мөһимлеген ассызыклады, аларның нигезендә тикшерүләр саны түгел, ә нәтиҗә ятарга тиеш. 

А.Демидов шулай ук тикшерү-хисап органнарының эшчәнлеген көйләүче норматив-хокукый актларны камилләштерү буенча эш турында мәгълүмат җиткерде. Шулай итеп, Дәүләт Думасы беренче укылышта “Россия Федерациясе Бюджет кодексына һәм дәүләт һәм муниципаль финанс тикшерүе һәм Россия Федерациясе бюджет законлылыгын бозу өчен җаваплылыкны җайлау өлешендә Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертү турында” һәм “”Россия Федерациясе Хисап палатасы турында” Федераль Законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында” федераль законнары проектларын кабул итте. Моннан тыш, Россия Федерациясе тикшерү-хисап органнары Ассоциациясендә дәүләт һәм муниципаль финанс тикшерүе органнары ачыклаган бозу һәм җитешмәүчәнлекләрне классификацияләүгә бердәм методологик якын килүләрне ачыклау буенча эш алып барыла. РФ Хисап палатасы Рәисе урынбасары Валерия Горегляда рәислегендәге эшче төркемгә составына Мәскәү, Татарстан республикасы, Волгоград һәм Ульяновск өлкәсе тикшерү- хисап органнары җитәкчеләре керде.

Татарстанда 17 майда “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре тикшерү- хисап органнарын оештыру һәм эшчәнлегенең аерым мәсьәләләре  турында” Татарстан Республикасы Законы кабул ителде, ул муниципаль берәмлек тикшерү-хисап органы Рәисе вазыйфасын муниципаль вазыйфа итеп карауны күздә тота.

Муниципаль берәмлекләр тикшерү-хисап органнары турындагы нигезләмәләр “Россия Федерациясе субъектлары һәм муниципаль берәмлекләр тикшерү-хисап органнарын оештыру һәм эшчәнлегенең гомуми принциплары турында” Федераль закон таләпләренә туры китерелгән. 

ТР ТХО Советы сәркатибе Даниял Зәйдиев 2012 елда Татарстан Республикасы тикшерү-хисап органнары Советы эше турында белдерү белән чыгыш ясады.

Әлеге елның 11 аенда муниципаль берәмлекләрнең тикшерү-хисап органнары тарафыннан 654 тикшерү- ревизия, 938 эксперт-аналитик чаралар үткәрелгән. 1778 объект тикшерелгән, 835 эксперт йомгаклавы әзерләнгән. Ачыкланган бозуларның гомуми күләме 1,6 млрд сум тәшкил иткән (2011 елның гыйнвар–ноябрь айларында – 1,3 млрд сум). Шактый суммага бозулар Казан, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Әгерҗе муниципаль районнары тикшерү – хисап палаталары тарафыннан ачыкланган.

Муниципаль тикшерү-хисап органнары тикшерүләре нәтиҗәләре буенча чаралар күрелгән һәм муниципаль берәмлекләр бюджетына 318,8 млн сум күләмендә акча торгызылган (2011 елның гыйнвар- ноябрь айларында – 278,4 млн.сум). Бигрәк тә нәтиҗәле (күрелгән чаралар һәм кайтарылган акчалар күләменең ачыкланган бозуларга карата чагыштырмасы) дип Әлмәт, Бөгелмә, Мамадыш, Питрәч һәм Чистай муниципаль районнарының тикшерү-хисап органнары эшчәнлеге санала. Шул ук вакытта Теләче районында тышкы финанс контроле җитәрлек дәрәҗәдә актив тормышка ашырылмый.

Утырышта 2012 елда Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәте мәсьәләләре буенча Идарәсенең муниципаль районнарда комплекслы тикшерүләр үткәрүе, алар барышында тикшерү-хисап органнары эшчәнлеге анализлануы турында да билгеләп үтелде. Идарә тарафыннан кимчелекләр табылды, аерым палата җитәкчеләренә дәгъва белдерелде.

Утырышта катнашучыларга ике чыгыш тәкъдим ителде. Энергетик ресурсларны кулланганда бюджет чараларын тотуның нәтиҗәлелегенә аудит нәтиҗәләре турында ТР Хисап палатасы аудиторы Сергей Колодников, муниципаль тикшерү-хисап органнары эшчәнлегендә яңа мәгълүмати технологияләр куллану турында ТР Хисап палатасының мәгълүматлаштыру бүлеге башлыгы Максим Кореев чыгыш ясады.

Утырышта шулай ук оештыру мәсьәләләре каралды.

ТХО Рәисе республиканың муниципаль тикшерү-хисап органнарында: Азнакай, Кукмара һәм Ютазы районнарында яңа җитәкчеләр билгеләү турында хәбәр итте.

Лаеклы ялга китү һәм вәкаләтләрен тапшыру сәбәпле, Балтач муниципаль районы ТХП җитәкчесе Фәрит Әхмәдиев ТР тикшерү-хисап органнары Советы Президиумы составыннан чыгарылды. Президиумның яңа әгъзасы итеп Чистай муниципаль районы Тикшерү-хисап палатасы Рәисе Ольга Гришина сайланды.   

Аннан соң ТХО Советы Рәисе Алексей Демидов Казан шәһәре Тикшерү-хисап палатасы аудиторы Ольга Дряминага “Татарстан Республикасының иң яхшы финанс контролеры” исеменә үткәрелгән II бәйгесендә җиңүче Дипломын тапшырды. Бәйгенең тагын  алты катнашучысына Рәхмәт белдерелде.

Президент Р.Н.Миннеханов тикшерү-хисап органнары алдына бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелегенә даими һәм системалы тикшерүне тормышка ашыру буенча төгәл бурыч куйды, дип билгеләп үтте А.Демидов. Законлылыкны бозу фактларын ачыклау гына мөһим түгел, ә тикшерү нәтиҗәләре буенча конкрет тәкъдимнәр кертү, ачыкланган җитешмәүчәнлекләр һәм бозуларга анализ ясау зарури. Моңа бәйле рәвештә эшнең мондый юнәлешләре – бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелеген тикшерү, өстәмә табыш алу өчен резервлар табу өстенлекле.

Аның сүзләре буенча, аерым игътибарны муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләрен чишүгә бүленгән бюджет чараларын нәтиҗәле файдалануга бирергә кирәк.

2012 елда шундый аудитларны Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Спас һәм Чистай муниципаль районнары тикшерү-хисап органнары үткәрде. 2013 елда яр чаллылылар һәм яшел үзәнлеләр муниципаль сатып алуларның нәтиҗәлелегенә, Спас районы тикшерү-хисап органнары энергетик ресурсларны кулланганда бюджет чараларын тотуга аудит үткәрергә җыена.

Алексей Демидов шулай ук Хисап палатасының муниципаль берәмлекләрдә үткәрелгән тикшерү чаралары нәтиҗәләрен анализының муниципаль мөлкәт объектлары белән идарә һәм җитәкчелек итү процессында – милекне арендага биргәндә, муниципаль милектә булган объектлардан читләшкәндә – икътисади мәнфәгатьләрнең саклануын, нәтиҗәлелеген күтәрү кирәклеген күрсәткәненә игътибар итте. 

Моңа бәйле буларак, муниципаль тикшерү-хисап органнары Советы утырышында муниципаль хисап палатасы тикшерүен тормышка ашыруның түбәндәге өстенлекле мәсьәләләре ачыкланды:

1) муниципаль заказларны урнаштырганда, контрактларны үтәгәндә   мөмкин булган коррупция куркынычын ачыклау;

2) муниципаль сатып алулар кысаларында товар, эш һәм хезмәт күрсәтүләр алган вакытта сатып алу бәяләренең, шул исәптән төзү материалларына бәяләр, икътисади нигезләнүенә анализ;

3) муниципаль милек, җир ресурсларын тормышка ашырганда бәяләрнең икътисади нигезләнүен, бюджет чаралары хисабына алына торган матди байлыкларның таләп ителүен тикшерү.

ТР Хисап палатасы тарафыннан социаль өлкә, мәгариф һәм мәдәният бюджет учреждениеләрендә үткәрелгән тикшерү чаралары үрнәгендә муниципаль дәрәҗәдә энергетик ресурсларны файдаланганда бюджет чараларын тотуның нәтиҗәлелегенә аудитлар үткәрүнең актуальлеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

ФОТО

Документлар