05.10.2012

5 октябрьдә Татарстан Хисап палатасында ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов һәм Марий Эл Республикасы Дәүләт хисап палатасы Рәисе Сергей Зефиров очрашты.

Безнең республика электрон документ әйләнеше һәм электрон формада дәүләт хезмәте күрсәтүне кертү буенча Россия регионнары арасында алдынгы санала. Шуңа күрә Марий Эл тикшерү-хисап органы җитәкчесенең визит максаты булып “Электрон Татарстан”эш тәҗрибәсебелән танышу  һәм Казан IT- паркын карау булды.

Хисап палатасындагы әңгәмә вакытында Идел буе федераль округы регионнарында тышкы финанас тикшерүе органнарының роле һәм әһәмияте турында фикер алыштылар, тикшерү чаралары нәтиҗәләрен практик тормышка ашыру,  дәүләт һәм муниципаль  хакимияте органнары, прокуратура, хокук саклау органнары  белән үзара тәэсирләшүнең яңа форма һәм методларын кертү, шулай ук Татарстан республикасы һәм Марий Эл Республикасы хисап палаталарының үзара хезмәттәшлеге мөмкинлекләре мәсьәләләре дә тикшерелде. 

ФОТО

Документлар