28.09.2012

28 сентябрьдә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясендә Алексей Демидов рәислегендә чираттагы тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Коллегия әгъзаларына раслау өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан соңгы ике ел ярым эчендә гражданнарны җимерек хәлдәге торактан күчерүгә, шулай ук ятим һәм ата-ана каравыннан калган балалар өчен дәүләт учреждениеләре системасын үстерүгә бүлеп бирелгән акчаларны куллануны тикшерү турындагы хисап тәкъдим ителде.

Шулай ук урман фондыннан файдаланганнан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының  Татарстан Республикасы бюджеты керемнәре администраторы функцияләрен үтәвен тикшерүгә нәтиҗә ясалды.

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре турында хәбәрләр белән Азат Вәлиев, Илнур Мөбәрәков һәм Сергей Колодников чыкты.

Коллегия утырышында  хисап белән Урман хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Харис Мусин, Төзелеш, архитектура һәм торак – коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары ввазифаларын башкаручы Айдар Абдуллаев һәм Мәгариф һәм фән министры урынбасары Гүзәлия Минкина чыкты.

Коллегия әгъзалары Бөгелмәдә яшәүче Н.А.Иванова мөрәҗәгате нигезендә планнан тыш үткәрелгән күп квартиралы өйләрдә сыйфатсыз үткәрелгән капиталь ремонт фактларын тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүматне  тыңлады.

Утырышта коррупциягә каршы политика мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Идарәсе начальнигы Марс Бәдретдинов катнашты.

Тулырак мәгълүмат “Тикшерүләр турында мәгълүмат” бүлегендә.

ФОТО

Документлар