25.09.2012

Татарстан Хисап палатасы һәм “Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм фонды” Дәүләт корпорациясе үзара хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр.

Татарстан Хисап палатасы һәм “Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм фонды” Дәүләт корпорациясе үзара хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр.

Гражданнарга яшәү өчен имин һәм уңайлы шартлар тудыру, торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруны стимуллаштыру, торак фонды белән идарә итүнең нәтиҗәле механизмнарын төзү һәм ресурс саклау технологияләрен кертү белән бәйле бурычларны хәл итүдә уртак кызыксынучанлыктан чыгып, бу көннәрдә Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов һәм Фондның генераль директоры Константин Цицин тиешле килешүгә кул куйды.

Килешү предметы булып Татарстан Республикасына күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрүгә һәм авария хәлендәге торак фондтан гражданнарны күчерүгә Фонд тарафыннан бирелгән финанс ярдәм чаралары куллануның законлы булуы һәм нәтиҗәлелеге, Татарстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре тарафыннан әлеге чараларны куллану мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек, шулай ук уртак мәнфәгатьләргә кагылышлы мәсьәләләр буенча мәгълүмат белән алмашу тора.

Документлар