24.09.2012

24 сентябрьдә Татарстан Хисап палатасына Саха (Якутия) Республикасы Тикшерү – хисап палатасы Рәисе Егор Марков җитәкчелегендәге Саха (Якутия) Республикасы тикшерү – хисап органнары делегациясе килде.

ТР Хисап палатасы Коллегиясе әгъзалары белән очрашу вакытында Татарстан Республикасы Хисап палатасы һәм Саха (Якутия) Республикасы Тикшерү – хисап палатасы арасында үзара хезмәттәшлек турында  Килешү төзелде. Үзара тәэсир итешү турындагы документка ТХО җитәкчеләре Алексей Демидов һәм Егор Марков кул куйдылар.

Ерак Көнчыгыштагы хезмәттәшләребезнең сүзләре буенча Саха Республикасында бүгенге көндә тикшерү – хисап органнарын формалаштыру процессы төгәлләнгән һәм алар быел тулы көчкә эшли башлаганнар. Һәм бу уңайдан Татарстанның  тәҗрибәсе бик мөһим, дип билгеләде Егор Марков.

-       Без урыннардагы тикшерү – хисап органнары сайтларын анализладык һәм Татарстан Республикасы Хисап палатасы илдәге иң нык, тиз үсүче коллективларның берсе һәм бәйсез тышкы финанс тикшерүе үрнәге булып тора дигән нәтиҗәгә килдек, диде Саха (Якутия) Республикасы Тикшерү – хисап Палатасы башлыгы үзенең котлау сүзендә.

        Үз чиратында, Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов Саха (Якутия) Республикасы Тикшерү – хисап палатасына саллы вәкаләтләр йөкләнүе һәм алар белән грамоталы эш итәргә кирәклеген, ә тәҗрибәнең эш барышында туплануын  ассызыклады.  Ул кунакларны югары дәрәҗәдә ачык буласын һәм аларны кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирергә әзер икәнлегенә ышандырды.

ТР да дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координация советы һәмТР тикшерү- хисап органнары Советы эше үрнәгендә Алексей Демидов Татарстанда дәүләт һәм муниципаль финанс тикшерүе системасының ничек оештырылуы турында сөйләде. Кунаклар өчен ТР Хисап палатасы презентациясе үткәрелде. Биредә кунаклар Татарстан тикшерү-хисап органының тикшерү-ревизия һәм экспертиза-аналитика эшчәнлеге белән таныштылар.

Якутиядән килгән хезмәттәшләр шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре тикшерү – хисап палаталары һәм прокуратура, хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлек турында сөйләгәнне дә зур кызыксыну белән тыңладылар..

Тәфсилләбрәк өйрәнү өчен кунаклар методик һәм мәгълүмати материал пакетлары алдылар.

*     *     *

Шул ук көнне Татарстан парламентында Саха (Якутия) Республикасы тикшерү – хисап органнары делегациясе әгъзаларының Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән эшлекле очрашуы үтте.

Әңгәмә барышында Россия Федерациясе субъектларында тышкы финанс тикшерүе органнарының роле һәм аларның депутат корпусы белән үзара тәэсир итешүе турында фикер алышу булды.


ФОТО

Документлар