23.09.2012

23 сентябрь көнне Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре “Кросс Нации-2012” дип аталган традициягә кергән Бөтенроссия йөгерү көнендә катнашты һәм Казанда узачак Бөтендөнья җәйге Универсиада-2013 уңаеннан символик 2012 метр араны йөгереп узды.

Быел җиңел атлетика йөгерүләре илнең 80 шәһәрендә узды, Казанда 21 меңнән артык кеше катнашты.

Хисап палатасы хезмәткәрләренең кайберләре Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында Казанда икенче мәртәбә уздырылучы велоузышта катнашты. 5 км арага узышуда 70тән артык велоспорт яратучы катнашты.

ФОТО

Документлар