29.08.2012

29 августта Татарстан Хисап палатасы коллегиясе утырышында чираттагы тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Утырышны ачкан вакытта, Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов 1 сентябрьгә тикшерү-хисап органы ның 29 тикшерү үткәрүен әйтте.Тикшерелгән акчаларның күләме 82 млрд. сум, ә финанс бозулар 2 290 млн сум тәшкил иткән.

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча бюджетка 1 835 млн сум, ягъни барлык ачыкланган бозулар суммасының 80,2% күләмендә бюджетка кире кайтарылган һәм ачыкланган бозуларны юкка чыгару буенча чаралар күрелгән. 2011 ел нәтиҗәләре буенча бу күрсәткеч 63,3% булган.

Хисап палатасы һәм прокуратура органнары күрсәтмәләре буенча 46 вазыйфаи зат дисциплинар җәзага, тартылган, шул исәптән 10 кеше вазыйфасыннан азат ителгән. 
Гомуми күләме 248 мең сум булган штрафлар формасында административ җаваплылыкка 3 юридик һәм 8 вазыйфаи  зат тартылган. Тикшерү органнары торак фонды һәм социаль сфера объектлары на капиталь ремонт ясауның үтәлешен тишерү вакытында ачыкланган бозу фактлары буенча   РФ Җинаять кодексының «Караклык» маддәсе буенча 2 җинаять эше ачты.

   Коллегия әгъзаларына раслау өчен 2010-2011 елларда һәм 2012 елның беренче яртысында Балык Бистәсе муниципаль районына бүленгән Татарстан Республикасы бюджет акчаларын куллануны тишерү нәтиҗәләре  турында отчет, 2010-2011 еллар һәм 2012 елның беренче яртыеллыгы өчен махсуслаштырылган оешмалар тарафыннан тормышка ашырылучы Татарстан Республикасы милкендәге мөлкәт һәм җир участокларын сатудан кергән табыш кертемнәренең үз вакытында керүе, дәүләт милкен приватизацияләүнең фаразланган планнарын әзерләү һәм тормышка ашыруны тикшерү нәтиҗәләре турында хисап тәкъдим ителде.    

    Тикшерү чаралары җитәкчеләре Рәис урынбасары Альберт Вәлиев һәм аудитор Илнур Мөбәрәков чыгыш ясады.Утырышта шулай ук Балык Бистәсе муниципаль районы хакимияте башлыгы Илһам Вәлиев һәм Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мөлкәт идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Илшат Әминов хисап белән чыкты.

Коллегия шулай ук   Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына «Киләчәк» республикада Мәгарифне үстерү стратегиясен тормышка ашыруга, гомуми белем бирү региональ системасын модернизацияләүгә,  2010-2011 елларда һәм 2012 елның үткән чорында мәктәп автобуслары сатып алуга бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджет акчаларының ничек файдаланылуын тикшерү нәтиҗәләрен дә карады.Аның нәтиҗәләре турында аудитор Сергей Колодников хәбәр итте.

Утырышта коррупциягә каршы тору политикасы мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Идарәсе начальнигы Марс Бәдретдинов, Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Рөстәм Камалов, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов, Төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин, Балык Бистәсе муниципаль районы Тикшерү-хисап палатасы рәисе Азат Бәдретдинов һәм  Балык Бистәсе муниципаль районы финанс- бюджет палатасы Рәисе председателе вазыйфаларын башкаручы Гөлшат Кәбирова катнашты.  

Тулырак мәгълүмат “Тикшерүләр турында мәгълүмат” бүлегендә.

ФОТО

Документлар