26.07.2012

26 июльдә Татарстан Хисап палатасы коллегиясе Алексей Демидов рәислегендә 2005-2011 елларга торак-коммуналь комплексын үзгәртеп кору һәм модернизацияләштерүгә бүлеп бирелгән дәүләт акчаларын куллануның нәтиҗәлелегенә аудит, шулай ук сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү һәм реконструкцияләүгә бирелгән Татарстан Республикасы бюджет акчаларын тотуны тикшерү нәтиҗәләрен карады.

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре турындагы белдерү белән Азат Вәлиев  чыгыш ясады. Коллегия әгъзалары шулай ук республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм Төп инвестиция-төзелеш идарәсе начальнигы Рәшит Нуруллин чыгышларын тыңлады.

Коллегия нәтиҗәлелек аудиты нәтиҗәләре турындагы мәгълүматне чаралар кабул итү өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына һәм  Казан шәһәре Башкарма комитетына җибәрү турында карар кабул итте.

Сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү һәм реконструкцияләүгә бирелгән Татарстан Республикасы бюджет акчаларын тотуны тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозу һәм җитешсезлекләрне юкка чыгару буенча чаралар күрү өчен Төп инвестиция-төзелеш идарәсенә Күрсәтмә, республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына мәгълүмат җибәрү турында  карар кабул ителде.

Коллегия утырышында шулай ук “Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты” республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча 2009-2012 елларда муниципаль берәмлекләргә бүлеп бирелгән бюджет акчаларын куллануны тикшерү нәтиҗәләре дә каралды. Карау нәтиҗәләре буенча Әлмәт, Актаныш, Азнакай, Баулы һәм Лениногорск муниципаль берәмлекләре Башкарма комитетларына Күрсәтмә, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына мәгълүмат җибәрү турында карар кабул ителде

Үткәрелгән тикшерү чаралары материаллары Татарстан Республикасы Прократурасына тапшырыла.

Тикшерү нәтиҗәләре турындагы тулырак мәгълүмат белән  “Тикшерүләр турында мәгълүмат” бүлегендә танышырга мөмкин.

 

ФОТО

Документлар