31.10.2024

31 октябрьдә Камчатка крае Тикшерү-хисап палатасы киңәшчесе Ксения Юхина ТХО эшчәнлегендә мәгълүмати-аналитика системаларын кертү һәм куллану буенча тәҗрибә уртаклашу максатында Татарстан Хисап палатасында булып китте.

Бу Ерак Көнчыгыштагы хезмәттәшебезнең әлеге юнәлеш буенча тәҗрибә уртаклашу өчен республикага беренче генә килүе түгел инде. Бер ел элек Ксения Юхина Татарстан Хисап палатасының эшчәнлегендә «Находка-КСО» программа комплексы мөмкинлекләрен куллану практикасы белән танышкан иде. Әмма, әйтелгәнчә, файдалы белем күп булмый – аны «киңәйтергә һәм тирәнәйтергә» ихтыяҗ барлыкка килде. Бу эштә аңа ТР Хисап палатасының мәгълүматлаштыру бүлеге башлыгы Максим Кореев һәм «Находка-КСО» программа комплексын эшләүчеләрнең берсе Константин Шурупов ярдәм итәргә тырыштылар, алар кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, проблемалы моментларны аңлаттылар.



Фоторепортаж: Визит советника Контрольно-счетной палаты Камчатского края Ксения Юхиной с целью обмена опытом (31 октября 2024 г.)


Документлар