31 октябрьдә Татарстан Хисап палатасының Алексей Демидов рәислегендәге Коллегия утырышында Кайбыч муниципаль районында 2022 һәм 2023 елларда һәм 2024 елның 1 кварталында бюджет чараларын, дәүләт һәм муниципаль милекне куллануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.
Ревизиягә 1,7 млрд. сумлык чаралар эләккән, шуларның 5% тан азрак өлеше хокук бозулар белән файдаланылган. Аудитор Сергей Колодников сүзләренчә, бюджетларны формалаштыру һәм үтәү, шулай ук бухгалтерлык исәбен алып бару өлкәләре аеруча проблемалы булып чыкты. Тикшерүчеләр исәпләп чыгарганча, ачыкланган хокук бозуларның гомуми суммасының 89%ы юкка чыгарылырга тиеш.
- Район мәгариф учреждениеләре ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Яшел Үзән филиалына азык-төлек продуктларын һәм әзер ризыкларны лаборатория шартларында тикшергән өчен 0,4 млн. сум түләгәннәр, – дип хәбәр итте С. Колодников. – Ә бу хезмәтләр башта ук укучыларны тукландыруны оештыру буенча мәктәпләр тарафыннан төзелгән муниципаль контрактларга башкаручыларга алдагы түләү белән кертелгән инде.
Сүз уңаеннан, Хисап палатасы ревизорлары тикшерелгән һәр районда диярлек шундый ук хокук бозу очракларын ачыклый. Аудитор җирле хакимиятләргә бу мәсьәләдә игътибарлырак һәм четереклерәк булырга кирәк дип саный: ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге белән хезмәт күрсәтүләр турында турыдан-туры килешүләр төзергә, ә муниципаль контрактларда бу пунктларны төшереп калдырырга кирәк.
Район һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитетларында лимиттан тыш хезмәт автомобильләре ачыкланды: 2022 елда – 3, 2023 елда – 4 хезмәт автомобиле. Район бюджеты хисабына башкарылган өстәмә чыгымнар 200 мең сумнан артык күләмне тәшкил иткән.
«Муниципаль милек белән идарә итү һәм эш итү белән бәйле хокук бозулар һәм җитешсезлекләр 4,2 млн. сум күләмендә билгеләнде», – дип сүзен дәвам итте аудитор. Сәбәбе – муниципаль милекнең файдаланылмый торган активларын: биналар, корылмалар, төрле хуҗалык инвентарен һәм милкен хуҗалык әйләнешенә кертү буенча нәтиҗәле чаралар булмауда.
Гомуми кадастр бәясе 2,1 млн. сум булган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге өч җир кишәрлегендә (Федоровка һәм Борындык авыл җирлекләре территориясендә) руда булмаган файдалы казылмалар чыгару карьерлары эшләгән. Тикшерү материалларында билгеләп үтелгәнчә, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге бу кишәрлекләрдән сәнәгать җитештерүе өчен җирләргә рөхсәт ителгән файдалану төрләре үзгәрмәү сәбәпле, 2022-2023 елларда җирле бюджет 1,5 млн. сумлык җир салымын алып бетермәгән.
– Берничә ел уртак тырышлык белән без Дәүләт финанс тикшерүе буенча ведомствоара координацияләү советында республикадагы әлеге санкцияләнмәгән карьерлар белән көрәштек – ачыкланган 780 карьерның 340ы калды. Хәзер, күрәсең, бу проблемага игътибарны киметкәнбез, – дип шәрехләде Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов һәм Кайбыч муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Алексей Макаровка мөрәҗәгать итте: «Әйдәгез, тәртип урнаштырыйк!»
– Эшлибез инде, – диде ул, җавап итеп. – Кишәрлекләрне авыл хуҗалыгы категориясеннән сәнәгать җитештерүенә күчерү турында килештерү процедурасы бара, ул кайдадыр төгәлләнү стадиясендә, кайдадыр ел ахырына кадәр әзер булачак.
Тикшерү материалларында шулай ук 60,7 млн. сумлык бухгалтерлык исәп-хисабын һәм хисаплылыкны бозулар теркәлгән, төзелгән контрактларның каралган эшләрне башкару вакытлары һәм күләмнәре өлешендә шартларын үтәмәү очраклары билгеләп үтелгән. Әйтик, 2023 елның августында Олы Кайбыч авылында ял паркы территориясен төзекләндергән өчен подрядчыга, эшләрне киләсе айда тәмамлау шарты белән, 12 млн. сум аванс күчерелгән. Әмма эшләр тәмамланмаган.
– Намуссыз подрядчыга карата дәгъва эше алып барыла, эш арбитраж судында, – дип аңлатты район башлыгы вазифаларын башкаручы.
Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Кайбыч муниципаль районы башлыгына – күрсәтмә, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә, Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә мәгълүмати хатлар җибәрелде. Тикшерү материаллары республика Прокуратурасына тапшырылды.