31 октябрьдә Татарстан Республикасы Хисап палатасының Алексей Демидов рәислегендәге коллегиясе Кама Тамагы муниципаль районында 2022-2023 елларда һәм 2024 елның беренче яртыеллыгында бюджет чараларыннан, дәүләт һәм муниципаль мөлкәттән файдалануны тикшерү нәтиҗәләрен раслады.
Тикшерү чарасы барышында гомуми күләме 608,3 млн. сум булган хокук бозулар һәм җитешсезлекләр ачыкланган, бу тикшерелгән чараларның өчтән бер өлешен тәшкил итә. Хаталарны төзәтү буенча эшләү белән гаеплеләр тикшерү барышында ук шөгыльләнә башлаган, хокук бозуларның гомуми күләменә карата барлыгы 98%ы юкка чыгарылырга тиеш әле.
Бухгалтерлык исәп-хисабын һәм хисаплылыкны бозу 128,3 млн. сум тәшкил иткән. Иң тупас очраклар буенча гаепле вазыйфаи затларга карата административ хокук бозу турында дүрт беркетмә төзелгән.
Хисап палатасы дәгъваларының төп өлеше исә муниципаль милек белән идарә итү һәм аннан файдалану белән бәйле була (457,6 млн. сум). «Матди активларны, барыннан да элек коммерциячел оешмалар һәм предприятиеләрнең инженерлык һәм коммуналь инфраструктура объектларын, моңа хокукый нигезләр булмый торып файдалану фактлары ачыкланды», – дип аңлатты аудитор Сергей Колодников.
Мәсәлән, коммерциячел структуралар («Кама Тамагы коммуналь челтәрләре» ААҖ, «ГазпромТрансгазКазань» ҖЧҖ), шартнамә мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермичә генә, Кама Тамагы ш.т.б. башкарма комитетының төп чаралары составында торган калган бәясе 43 млн. сумнан артыграк булган инженерлык инфраструктурасы объектларыннан файдаланалар. Аналогия буенча район казнасы балансында торган гомуми бәясе 185 млн. сум булган су һәм газүткәргечләр, шулай ук Клянчеевка авыл җирлегенең 160 млн. сумлык суүткәргеч челтәрләре хокукый нигезсез рәвештә «Уют» МУП тарафыннан файдаланылган.
– Быел июль аенда Татарстан Республикасының Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советы исеменнән республика Министрлар Кабинеты адресына, ТКХ өлкәсендә эшкә җәлеп ителә торган дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне кулланганда системалы хокук бозуларны гомумиләштереп, җентекле мәгълүмат җибәрелде, – диде Алексей Демидов. – Коррупция куркынычы булу ихтималын исәпкә алып, бу мөрәҗәгатьтә муниципаль берәмлекләрдә коммуналь инфраструктура объектларыннан файдаланучы оешмалар тарафыннан тиешле хокукый нигезләрсез файдалану проблемасы аерым күрсәтелгән. Хисап палатасы бу мәсьәләгә күпчелек территорияләргә хас системалы проблема буларак игътибар итә.
Милек хокукының булмавы җылылык һәм су белән тәэмин итү объектларына карата төзелә торган концессия килешүләрен үтәү куркынычын тудыра һәм бюджетның өстәмә чыгымнарына китерә. Һәм бу мөрәҗәгать буенча дәүләт һәм муниципаль мөлкәт объектларын инвентаризацияләү турында карар кабул ителде инде. Төзелеш министрлыгы мөрәҗәгате буенча Хисап палатасы муниципаль берәмлекләр җыелмасын җибәрде, анда челтәрләрне рәсмиләштермичә тапшыру очраклары, шул исәптән Кама Тамагы районы буенча да ачыкланды.
– Бу бик катлаулы территория, – дип сүзгә кушылды ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Элеонора Әбүбәкерова. – Безнең министрлык бу проблема белән 2013 елдан бирле шөгыльләнә инде, районда күп кенә челтәрләр совет чорында ук төзелгән, тиешле сыйфатлы булмагач, эчә торган су белән дә кыенлыклар туа. Федераль программаларга керүге күз алдында торган проект әзерләнде.
Коллегия утырышында актив катнашкан һәм фикер алыша торган проблема белән яхшы таныш булган Ведомствоара координацияләү советы әгъзасы, Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев хуплап баш какты: федераль дәрәҗәдә күтәрергә кирәкле еллар буе хәл ителми торган һәм финанс яктан шактый чыгымлы мәсьәләләр җыелмасы бар. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе рәисе итеп билгеләнүе һәм Россия Президенты йөкләмәсе буенча хәзер торак пунктларны үстерү, яңа торак мөмкинлекләре, шәһәр мохите, торак фондын яңарту, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү кебек юнәлешләрне дә кертеп, берничә федераль проектны берләштерәчәк «Яшәү өчен инфраструктура» яңа илкүләм проектын формалаштыру буенча эш алып барылуы да зур ярдәм булырга мөмкин.
– Бу юнәлештә уяу контрольне дәвам итәргә кирәк дип саныйм, – диде А.Демидов. – Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән даими рәвештә эшлибез. Без республиканың җаваплы министрлыклары һәм муниципаль берәмлекләре белән предметлы хезмәттәшлеккә әзер.
Республика Хисап палатасы бу юнәлешкә инде беренче ел гына игътибар итми, ә күптән түгел коммуналь хуҗалык объектлары буенча концессион килешүләр төзү һәм үтәү мәсьәләләре турында тематик чара уздырды. Нәтиҗәләр Россия Федерациясе Хисап палатасына җибәрелде, ул Федерация Советына мәгълүмат бирү өчен барлык төбәкләр буенча вазгыятьне гомумиләштерәчәк.
Аудитор Кама Тамагы районында, аренда килешүләре булмаганда, муниципаль активлардан файдалану проблемасы җир ресурсларына да тулысынча кагылуын билгеләп үтте. Гомуми кадастр бәясе 42,3 млн. сум булган һәм 41 га мәйданлы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге 16 җир кишәрлеге авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре файдалануында. Димәк, район бюджеты аренда түләве рәвешендәге тиешле акчаны алмый.
Әмма төзелгән килешүләр буенча да чараларны югалту куркынычы бар. Әйтик, җирле бюджетка 2021 елның августында банкрот дип танылган «Куйбышев-Затон коммуналь челтәрләре» АҖ еннән 1,9 млн. сум күләмендә җир арендасы өчен түләү кереп җитмәгән.
– Без, әлбәттә, кимчелекләрсез эшләмәдек, – дип килеште Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыйхов. – Кызганычка каршы, коммуналь челтәрләр – безнең иң авырткан җиребез, берәүләр банкротлыкка чыга, икенчеләре – көчкә-көчкә «сулый». Ә Хисап палатасы кисәтүләрен төзәтә башладык инде. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне яңадан рәсмиләштерү турында килешүләр төзү буенча эшли, искергән һәм файдаланылмый торган муниципаль милекне исәптән чыгару буенча эш башкарыла, калган бәясе 43 млн. сумнан артык булган инженерлык инфраструктурасы объектлары район казнасына тапшырылган. Гомуми бәясе 185 млн. сум булган су- һәм газүткәргечләр буенча концессион килешү проекты әзерләнә. Мәсьәләне тиз генә хәл итеп булмавын аңлыйбыз, әмма башлангыч салынган…
Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Кама Тамагы муниципаль районы башлыгына Хисап палатасы күрсәтмәсен җибәрү турында карар кабул ителде. Тикшерү материаллары Татарстан Прокуратурасына тапшырыла.