31.10.2024

Татарстан Хисап палатасы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә һәм авыл хуҗалыгы продукциясен беренчел һәм алга таба эшкәртүне гамәлгә ашыручы оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү өчен 2022-2023 елларда һәм 2024 елның узган вакыт аралыгында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты акчаларының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле файдаланылуын тикшерде.

Икмәк пешерү предприятиеләренә милеккә түләнгән салым чыгымнарының бер өлешен, социаль икмәк җитештерүгә һәм җитештерү куәтләрен модернизацияләүгә, шулай ук икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләрен үзләре сатуга бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга дәүләт ярдәме күрсәтелде. Анализланган вакыт аралыгында субсидияләр суммасы 2 млрд. 327 млн. сум тәшкил иткән.

Бу акчалар тулысынча тикшерелде, һәм, аудитор Александр Якупов сүзләре буенча, тикшерү объектына карата кисәтүләр саны – минималь, ә ачыкланган хокук бозулар күләме аз күләмдә (7,2 млн. сум) булып чыккан.

Аудиторлык бәяләмәсендә шулай ук норматив документларда тәртип урнаштыру: аларны федераль законнар таләпләренә туры китерү, шулай ук икмәк пешерү предприятиеләренә социаль икмәк җитештерүгә (аена бер тоннадан да ким булмаган күләмдә) һәм үз сәүдә челтәрләре аша сатуга чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирүне исәпләү механизмын төгәлләштерү зарурлыгы күрсәтелгән.

– Хисап палатасының барлык кисәтүләрен исәпкә алып, тиешле карар проекты әзерләнде һәм Министрлар Кабинетына килештерүгә җибәрелде, ә нигезсез бирелгән барлык субсидияләр республика бюджетына кире кайтарылды, – дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча билгеләнгән тәртиптә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына Хисап палатасы тарафыннан күрсәтмә юлланды, ә тикшерү материаллары Татарстан Прокуратурасына тапшырылды.



Фоторепортаж: Заседание Коллегии Счетной палаты Республики Татарстан (31 октября 2024 г.)


Документлар