01.10.2024

Халыкара Өлкәннәр көнендә Татарстан Хисап палатасы традицион рәвештә республиканың тикшерү-финанс органнары ветераннарын котлап кайтты.

Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов һәм бөтен коллектив исеменнән аудитор Сергей Колодников һәм дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Ольга Вафина безнең егермеләп алтын фонд вәкиле белән очрашты. Шул ветераннарның икесе быел үзләренең 93 нче туган көннәрен билгеләп үтте.

Хисап палатасы вәкилләре ветераннарга бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды, иң изге теләкләрен җиткерде – күтәренке рух, сәламәтлек, озын гомер, бетмәс-төкәнмәс тормыш энергиясе һәм күңел тынычлыгы теләде.



Фоторепортаж: В Международный день пожилых людей Счетная палата Татарстана традиционно поздравила ветеранов контрольно-финансовых органов республики (01 октября 2024 г.)


Документлар