Татарстан Республикасы Хисап палатасы хезмәткәрләре Лаеш муниципаль районының Урта Девятово авылында яшәүчеләрнең һәм тамырлары белщн шуннан булучыларның якты шатлыгын уртаклашты – Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл тарафыннан кылынган изге Алексий храмын изгеләндерүнең бөек чинында катнашты.
Туган җирендә гыйбадәтханә торгызу идеясе тумышы белән шул авылдан булган Татарстан Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидовныкы. Ул үзенең зур гаиләсе әгъзалары һәм якыннары, шулай ук кешеләрнең рухи халәтләрен ныгытуга һәм саклауга битараф булмаган башка кешеләр ярдәме белән яңа Аллаһы йорты төзүне гамәлгә ашырды.