Татарстан Хисап палатасы аудиторлары Александр Якупов һәм Сергей Колодников октябрьнең икенче яртысында узган Россия Федерациясе Хисап палатасының ике онлайн-семинарында катнашты.
Александр Якупов 15 октябрьдә РФнең башка субъектларындагы хезмәттәшләре белән бергә Россия Хисап палатасы аудиторы Наталья Трунова рәислегендә төбәкләрдә уздырылган ТКХ өлкәсендәге концессион килешүләрне анализлау буенча фикер алышуда катнашты.
Билгеләп үтелгәнчә, күп кенә концессион килешүләрдә җаваплылыкка тарту буенча тиешле чаралар күрелмәгән. Кул куелган килешүләрнең җитешсезлекләре, муниципаль берәмлекләр ягыннан концессион килешүләр шартларына контрольнең түбән булуы ачыкланды.
25 октябрьдә Сергей Колодников «Тотрыклы финанслау һәм бизнесны җаваплы рәвештә алып бару принципларын гамәлгә ашыру аудиты» вебинарында катнашты.
РФ Хисап палатасы аудиторы Дмитрий Зайцева сүзләренә караганда, бизнес халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән күп кенә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыра, илкүләм һәм төбәк проектларын һәм үсеш программаларын гамәлгә ашыруга саллы өлеш кертә.
«2021 елдан 2023 елның узган чорында Россия Федерациясендә тотрыклы финанслау һәм бизнесны җаваплы рәвештә алып бару принципларын кертүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру аудиты» экспертиза-аналитика чарасы нәтиҗәләре, аерым алганда – бизнесны җаваплы алып бару принципларын гамәлгә ашыру буенча норматив база, оешманың өлгергәнлеге моделе һәм аны бәяләү критерийлары тәкъдим ителде.