08.10.2024

8 октябрьдә Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторы Сергей Колодников Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе тыңлаучылары өчен уку семинарында лекция укыды.

Аның чыгышы темасы «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турындагы» 44-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә аудит үткәрү булды. Күпчелек дәрәҗәдә ул Татарстан Республикасы Хисап палатасы тарафыннан республиканың төрле министрлыкларында һәм ведомстволарында бюджет акчаларыннан максатчан һәм нәтиҗәле файдалануны тикшерү барышында, шулай ук республиканың муниципаль районнарында күчмә комплекслы тикшерүләр вакытында дәүләт һәм муниципаль заказны башкарган чакта килеп чыга торган хокук бозуларны кисәтүгә багышланган иде.

Үз докладында аудитор тикшерү чаралары уздырган чакта Хисап палатасының инспектор составы тарафыннан ачыкланган иң типик хокук бозулар буенча күпсанлы конкрет мисаллар китерде, бу исә мәгълүматны аудиториягә аңлашырлык итеп җиткерергә мөмкинлек бирде.


Документлар