24 сентябрьдә Татарстан Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидовның әдәбият галиме, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе академигы, ТР һәм РФнең атказанган фән эшлеклесе, Россия Язучылар берлеге әгъзасы Наил Вәлиев белән очрашуы булды.
Алексей Иванович һәм Наил Мансуровичны күпьеллык дуслык белән беррәттән, берничә чакырылышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары буларак уртак һәм нәтиҗәле эшчәнлек еллары да бәйли.
Бүгенге очрашу исә ТР Фәннәр академиясендә «Ватанга тугры хезмәт»: Россия провинциясенең тарихи-мәдәни тормышындагы шәхесләр» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе алдыннан узды. Ул күптән түгел үзенең 75 еллыгын билгеләп үткән Наил Мансур улы Вәлиевның күпкырлы фәнни-мәгариф һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлегенә багышланган иде.
Юбиляр сүзләренә караганда, конференциядә 80нән артык галим гуманитария, тарихи, туган якны өйрәнү, мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләләре буенча фикер алышачак.
Әңгәмәдәшләр Н.Вәлиевнең яңа гына дөнья күргән «Борис Пастернак в Чистополе 1941-1943» китабын да игътибарсыз калдырмадылар, аның презентациясен Чистайда Пастернак музеенда оештыру планлаштырыла.
Очрашу барышында яңа китап авторы бу музейны оештыру һәм бөек шагыйрь – Нобель лауреаты истәлеген мәңгеләштерү эшендә Хисап палатасы Рәисе да үз өлешен керткәнлеген билгеләп үтте.
Язмыш кушуы белән Алексей Демидов Борис Пастернак яшәгән әлеге йортка берничә тапкыр барган, һәм 90 нчы еллар башында шагыйрьнең мемориаль музее барлыкка килгән.
– Беренче баруымнан соң күңелгә моңсу булып китте, – дип сөйләде ул. – Өй җимерелгән, ярымташландык хәлдә, ишегалды да шыксыз күренде. Шул ук вакытта музей хезмәткәрләре үз эшен яратучылар иде, кыенлыкларга карамастан, һәр нәрсәгә иҗади якын килергә тырышканнар. Әмма ул вакытта илдә хәлләр башка, музей тормышы да торгынлык хәлендә иде.
Чистайга чираттагы сәфәрләрнең берсе ул вакытта Россия Хисап палатасын җитәкләгән Сергей Степашин белән бергә булды. Россия китап берлеге президенты буларак та ул, әлбәттә, Пастернак музее яныннан уза алмады. Ә экскурсия барышында язучының иҗатын тирән белгәнгә күрә, экскурсоводка бик төгәл, «профессиональ» сораулар бирде. Һәм, әйтергә кирәк, мине дә бу темага «чумарга» этәрде.
Музей экспонатлары белән танышканнан соң, Степашин парадоксаль булып тоелган, ләкин хәл ителмәслек булып кала торган хәл турында белеп алды: музей бинасында өч коммуналь фатир булган. Ул миңа әйтә: «Бу эшкә алын», – ди. Мин дәшмим. Экскурсия тәмамлангач, тагын: «Әйдә булышыйк!» – ди ул. Мин җавап итеп: «Сергей Вадимович, бу проблема – безнең компетенциядә түгел, без бит – контроль органы», – дим.
Әмма күпмедер вакыт уйланганнан соң, республика Президенты Р.Н. Миңнеханов белән чираттагы очрашуга әзер хат һәм чыгымнарның финанс нигезләмәсе белән бардым. Миңа еш кына Рөстәм Нургалиевичның карарлар кабул иткәндә мәсьәләнең асылына төшенү осталыгына турыдан-туры шаһит булырга туры килә иде. Һәм бу юлы да: хәлне сөйләдем генә, аның реакциясе яшен тизлегендә булып чыкты! Бик кыска вакыт эчендә кирәкле акчалар бүлеп бирелде, өч гаилә яңа торакка күченде һәм музей өчен бу авыр мәсьәлә хәл ителде.
Бу яңалыкны белгәч, Сергей Степашин миңа үзенең рәхмәт хаты белән бергә Борис Пастернакның саллы томын бүләк итте. Һәм бу бүләк мине аның иҗади мирасына тагын да ныграк төшенергә этәрде.