21.09.2024

21 сентябрьдә Хисап палатасы хезмәткәрләре «Урам» экстрим-паркы территориясенә Казанның «Милләт кроссы» стартына чыкты.

Төрле дистанцияләргә стартлардан тыш, биредә ветераннар, пенсионерлар ярышлары һәм «Добрая Казань» хәйрия йөгереше узды. Моннан тыш, Гаилә елына багышланган гаилә ярышлары да оештырылды.

Бу көнне кросс ярышлары шулай ук «Локомотив» стадионында һәм мәктәп яны стадионнарында узды, ә массакүләм стартларда катнашучыларның гомуми саны 15 меңнән артык кеше тәшкил итте.

Документлар