21.08.2024

21 августта Улан-Удэда РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәри берлегенең Бурятия һәм Татарстан республика оешмалары профсоюз кадрлары һәм активының «Профсоюз – муниципаль берәмлектә социаль партнерлык субъекты» төбәкара семинар-киңәшмәсе узды, анда Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре дә катнашты.

Хуҗа буларак Профсоюзның Бурят республика оешмасы рәисе Майя Махеева ачып җибәргән чарада Ольга Калашникова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының беренчел профсоюз оешмалары активы, Бурятия Республикасы Башлыгы Администрациясе һәм Хөкүмәте вәкилләре, БР Халык Хуралы Комитеты, «Бурятия Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясе Рәисе катнашты.

Семинарда катнашучылар үзләренең тәҗрибәләре һәм идеяләре белән уртаклаштылар һәм фикер алышу төбәкләрдә профсоюзлар эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә ярдәм итәр дигән ышаныч белдерделәр.



Фоторепортаж: Межрегиональный семинар-совещание профсоюзных кадров и актива Бурятской и Татарстанской республиканских организаций Общероссийского профессионального союза работников государственных учреждений и общественного обслуживания РФ г.Улан-Удэ (21 августа 2024 г.)


Документлар