Яңа уку елын көч-энергия туплап һәм күңелле кәеф белән каршы алырга кирәк! Әлеге теләк белән Татарстан Хисап палатасы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында тәрбияләнүче үзләре шефлыкка алган балаларны «Ак барс Арена» футбол стадионына чакырды.
Ә Белем көне якынлашкан көннәрдә Хисап палатасы хезмәткәрләре «Кайгырту» приютында булды һәм анда тәрбияләнүчеләрне уку елы башлану белән котлады, мәктәптә уку өчен кирәкле әйберләрне бүләк итеп, Хисап палатасы җитәкчелеге һәм коллективы исеменнән иң матур теләкләрен җиткерде. Балаларга канцелярия кирәк-яраклары һәм рюкзаклар тапшырылды. Ә спорт һәм физкультура белән шөгыльләнү өчен ХП Коллегиясе әгъзалары хисабына спорт костюмнары һәм аяк киемнәре сатып алынды. Киемнәрнең туры килү-килмәвен балалар шунда ук тикшерә алды: алар өчен йога буенча мастер-класс үткәрелде.
Аннан соң Казанга сәяхәт оештырылды.
Социаль приютта тәрбияләнүчеләр өчен экскурсия «Ак Барс Арена» администрациясенең актив ярдәме белән оештырылды. Аның хезмәткәрләре яшь кунакларны стадионның кеше күрми торган эчке бүлмәләре белән таныштырды һәм балалар Казанның төп спорт аренасыныд бердәм футбол белән генә яшәмәвен белделәр.
Балалар стадионның зөбәрҗәт футбол кырыннан йөрделәр, футболчыларның чишенү бүлмәләрендә, конференц-залда булдылар һәм хәтта разминка өчен тренировка залында мини-футбол уйнадылар. Стадион буенча озатып йөрүчеләр кунаклар өчен шулай ук мавыктыргыч квестлар әзерләгән иде, аларда балалар үзләренең «Рубин» футбол клубы турындагы белемнәрен тикшерде.
Аннары «Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр «Спорт эффекты» музеенда булды, анда алар Татарстанның спорт казанышлары тарихы белән танышты, уникаль экспонатларны күрде һәм интерактив стендлар ярдәмендә дөнья вакыйгалары атмосферасына чумды.
Спорт дөньясына мондый сәяхәт балаларда елмаю һәм уңай хис-кичерешләр уятты.
Хисап палатасы «Искусство жизни» Фонды КБО, «Ак Барс Арена» администрациясенә, «Куанта Сервис» һәм «Good Night Show» фирмаларына, «Тюбетей» татар милли кухнясы ресторанына, «Додо Пицца» пиццерияләре челтәренә ярдәм һәм иганәчелек өчен рәхмәт белдерә.