26.06.2024

26 июньдә Пермьдә Татарстан Хисап палатасы аудиторы Сергей Колодников Россия Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары советының Идел буе федераль округындагы бүлекчәсе эше планы кысаларында һәм Пермь краеның Тикшерү-хисап палатасының 25 еллыгы уңаеннан үткәрелгән чараларда катнашты.

«Дәүләт йөкләмәләрен финанс белән тәэмин итүгә бүлеп бирелгән бюджет ассигнованиеләрен формалаштырганда һәм кулланганда бозулар һәм җитешсезлекләр» түгәрәк өстәле РФ Хисап палатасы, Россия субъектларының тикшерү-хисап органнары һәм Пермь крае муниципалитетлары вәкилләре катнашында узды. Алар дәүләт (муниципаль) бурычларны формалаштырганда һәм үтәгәндә бюджет чараларын куллануга тышкы дәүләт финанс тикшерүен гамәлгә ашыру, үткәрелгән тикшерүләр барышында ачыклана торган типовой бозулар һәм кимчелекләр турында фикер алыштылар.
Шулай ук күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауга бюджеттан җибәрелә торган чараларның тотылуын бәяләү, экспорт эшчәнлеге вакытында чыгымнарның бер өлешен каплауга кече һәм урта эшкуарлык субъектларына бирелә торган бюджет чараларының максатчан юнәлешен һәм тотылуын тикшерү буенча тәҗрибә алмашу буенча күчмә утырыш узды.



Фоторепортаж: Круглый стол «Нарушения и недостатки при формировании и использовании бюджетных ассигнований, выделенных на финансовое обеспечение государственных заданий» (26 июня 2024, г. Пермь)


Документлар