25.06.2024

25 июньдә Татарстан Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбарәков Новосибирск өлкәсе Тикшерү-хисап палатасы белән берлектә Новосибирск дәүләт икътисад һәм идарә университеты оештырган «Федерация субъектларында дәүләт һәм муниципаль финанс контроле» квалификациян күтәрү программасын тыңлаучылар өчен онлайн лекция белән чыгыш ясады.

Аудитор өчен бу мондый форматта беренче чыгыш ясау түгел. 2022 елның октябрендә ул Себер һәм Ерак Көнчыгыш федераль округларының тикшерү-хисап органнары белгечләре өчен укыту программасында катнашкан иде инде. Аның лекцияләре тыңлаучылар тарафыннан югары бәяләнде һәм зур уңай кайтавазга ия булды.
Һәм менә – хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашу өчен яңа мөмкинлек. Бу юлы И.Мөбарәков Татарстан Хисап палатасының тикшерү һәм экспертиза-аналитика эшчәнлегендә мәгълүмат системаларын куллану турында сөйләде.
НДИИУның фәнни эш һәм өстәмә белем бирү буенча проректоры Д.Куницын билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Хисап палатасы тарафыннан аудитны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе Россия Федерациясендә алдынгы булып тора һәм Себер һәм Ерак Көнчыгыш федераль округларының тикшерү-хисап органнары өчен бик файдалы.


Документлар