19.06.2024

19 июньдә Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре Россия Төзелеш министрлыгы һәм «РосСтройКонтроль» ФБУ катнашында РФ Хисап палатасы оештырган «Капиталь кертемнәрне гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре» укыту сессиясендә катнашты.

Региональ ТХО инспекторлар составына түбәндәге темалар буенча аңлатмалар бирелде:
- норматив-техник җайга салу һәм типовой проектлау
- төзелештә бәяләр билгеләү мәсьәләләре
- федераль адреслы инвестицияләү программасыннан капиталь төзелеш объектлары реестрына күчү
- төзелеш контроле һәм аны цифрлаштыру.
Баш дәүләт экспертиза идарәсе белгечләре контрактның башлангыч (максималь) бәясен формалаштыру үзенчәлекләре, контрактның сметасы, аны үтәү барышында контракт бәяләре үзгәрүе, шулай ук смета документациясенә экспертиза уздырганда ачыклана торган төп хаталар турында сөйләделәр.



Фоторепортаж: Обучающая сессия «Актуальные вопросы осуществления капитальных вложений», организованная Счетной палатой РФ при участии Минстроя России и ФБУ «РосСтройКонтроль» (19 июня 2024 г.)


Документлар