15.06.2024

15 июньдә Татарстан Республикасы Бадминтон федерациясенең Күзәтчелек советы рәисе Алексей Демидов Россия Милли бадминтон федерациясе советы рәисе Андрей Антропов һәм Татарстан Бадминтон федерациясе башлыгы Юрий Чаплыгин белән очрашты.

Очрашу барышында билгеләп үтелгәнчә, Татарстан бадминтонны массакүләм үстерү өлкәсендә илдә, бигрәк тә авыл җирлегендә, чын лидер булып тора. Хәзерге вакытта бадминтон өчен спорт корылмалары челтәрен киңәйтү мөмкинлекләре эшләнә – Әлмәттә, Яшел Үзәндә һәм Шәмәрдәндә типовой түбәле манежлар төзү хисабына, шулай ук Казанда һәм Чаллыда яңа мәктәпләр төзегән вакытта.
Фикер алышуның тагын бер темасы булып Казанда БРИКС Уеннарында бадминтон буенча ярышларның оештыру мәсьәләләре торды. Әңгәмәдәшләр Россия спортчыларының һәм, аерым алганда, Татарстан вәкилләренең җиңүгә зур өметләре турындагы уртак фаразларын ирештерде.



Фоторепортаж: Соревнования по бадминтону на Играх БРИКС в Казани (15-17 июня 2024 г.)


Документлар