10.06.2024

6-7 июньдә Екатеринбургта Россия МТХО берлеге әгъзаларының XXII Гомуми җыелышы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Хисап палатасының оештыру бүлеге башлыгы, ТР ТХО Советы секретаре Даниял Зәйдиев катнашты.

Делегатлар МТХО берлегенең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, аның үсешенең төп юнәлешләрен билгеләделәр, оештыру мәсьәләләрен карадылар һәм 2023 елда МТХО берлегенең еллык конкурсларына йомгак ясадылар.
XXII МТХО берлеге әгъзаларының гомуми җыелышы кысаларында шулай ук «Бөтенроссия муниципаль финанс тикшерүе чараларының сыйфатын камилләштерү» бөтенроссия конференциясе узды, анда РФ Хисап палатасы, төбәк һәм муниципаль ТХО вәкилләре чыгыш ясады.



Фоторепортаж: XXII Общее собрание членов Союза МКСО России (г.Екатеринбург, 6-7 июня 2024 г.)


Документлар