07.06.2024

7 июньдә Татарстан Хисап палатасы аудиторы Александр Якупов дәүләт һәм муниципаль заказлар урнаштыру темасына “Татар-информ” дәүләт мәгълүмат агентлыгының матбугат конференциясендә катнашты.

– Сатып алуларны тормышка ашыру процедурасының үтәкүренмәлелеге югары дәрәҗәдә булуга карамастан, заказчыларның үз бурычларын һәм вәкаләтләрен тиешенчә үтәмәү очраклары даими рәвештә ачыклана, – дип билгеләп үтте аудитор үз чыгышында.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Хисап палатасы тарафыннан ачыкланган хокук бозуларның гомуми күләме 284,8 млн. сум тәшкил итте. Ачыкланган хокук бозуларның гомуми күләме (4 353 млн. сум) белән бәйле рәвештә, бәлки, андый ук билгеләүче сумма да түгелдер (якынча 6%).
Әмма, хокук бозулар структурасына карасаң (башкарылган эшләр күләмен арттыру; техник бирем шартларына туры килми торган товарны кабул итү; заказчылар тарафыннан контрактлардан, аларның шартларын бозган очракта, штраф санкцияләрен түләтү хокукын гамәлгә ашыру булмау; торглар үткәрмичә товарлар сатып алу), еш кына әлеге юнәлеш буенча хокук бозулар явызларча куллану, ваемсызлык, шулай ук коррупция күренешләре билгеләрен тотып калырга мөмкин дип әйтергә мөмкин.
Сүзләренә дәлил итеп, Александр Якупов берничә мисал китерде.
– Барлык хокук бозулар буенча безнең алда аларны юкка чыгару бурычы тора, – дип ассызыклады ул. – Тәҗрибә күрсәткәнчә, тикшерү нәтиҗәләре буенча бюджет чаралары хисабына нигезләнмәгән чыгымнар очраклары ачыкланганда, ә еш кына ул тәмамланганчы ук, тикшерелә торган объект тарафыннан бозылган мөлкәт хокукларын торгызуны тәэмин итә торган конкрет чаралар күрелә: подрядчылар тарафыннан нигезсез алынган акчалар бюджетка кайтарыла, җитмәгән товарлар китерелә. Нәтиҗәдә, закон тарафыннан саклана торган җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләренә зыян яки сизелерлек бозу буларак, вазыйфаи җинаять дип квалификацияләнә торган билге юкка чыгарыла.
Әмма ачыкланган хокук бозуларны юкка чыгаруга карамастан, Татарстанның Хисап палатасы заказчылар тарафыннан чынлыкта башкарылмаган эшләрне кабул итү һәм түләү фактларын, административ җаваплылык чараларын куллану мөмкинлеге булсын өчен, «бюджет чараларын максатчан файдаланмау» буларак квалификацияли. 2022 елдан тиешле суд практикасы формалаша башлады.
Шул ук вакытта барлык материаллар да җинаятьчел эшчәнлек предметын бәяләү өчен – республика Прокуратурасына, җинаять-җәза билгеләре булганда РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенә һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына юллана.
– Бу уңайдан, заказчылар яки контрактларны башкаручылар тарафыннан ачыкланган хокук бозуларны оператив рәвештә юкка чыгару кирәклегенә игътибар итәм, – дип йомгаклады сүзен Александр Якупов.


Документлар