9 май иртәсендә, Җиңү көнендә, Татарстан Хисап палатасы Коллегия әгъзалары һәм хезмәткәрләре республиканың Дәүләт Советы делегациясе составында, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре белән бергә Архангел зиратында солдат-азат итүче һәйкәленә, шулай ук сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда Казан госпитальләрендә вафат булган чит ил кешеләренең каберләренә чәчәкләр салдылар.