08.05.2024

Матур традиция буенча Хисап палатасы хезмәткәрләре Җиңү көне алдыннан республиканың тикшерү-финанс органнары ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре Солтан Шәрифҗан улы Алеев һәм Хәйдәр Җаббар улы Фәсхиевның хәлен белештеләр.

Аудитор Сергей Колодников һәм дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре буенча секторның әйдәп баручы белгече Марина Мамаева аларны чын күңелдән Татарстан Республикасы Хисап палатасы коллективы һәм аның Рәисе А.И. Демидов исеменнән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы белән котладылар.
Мәңге картаймас һәм күңелләре һәрчак көр ветераннарга матди ярдәм күрсәтелде, чәчәкләр һәм азык-төлек җыелмасы тапшырылды.
Солтан Шәрифҗанович белән Хәйдәр Җаббарович даими игътибар, кайгыртучанлык һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр. Һәм Хисап палатасының барлык коллективына һәм шәхсән аның җитәкчесе Алексей Иванович Демидовка сәламәтлек теләделәр.












Документлар