06.05.2024

4 майда Татарстан Республикасы Хисап палатасы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган “Хәтер бакчасы” халыкара акциясендә катнаштылар.

Хезмәт десанты инде таныш адрес булган Лаеш муниципаль районындагы Тарлаш авылы янындагы кишәрлеккә китте. Биредә 400 дән артык чыршы һәм нарат утыртылды.

Акция кысаларында Татарстанда 1,5 млн. чамасы үсенте утыртылды. Казанлылар өчен төп мәйданчык булып Нокса урманы, шулай ук Биектау һәм Лаеш районнарында локацияләр торды.









Документлар