21.12.2023

21 декабрьдә Татарстан Хисап палатасы Алексеевск районының «Забота» балалар социаль приютында тәрбияләнүче дусларын кунакка – Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркына чакырды.

Югары технологияләр өлкәсендәге Технопарк хезмәткәрләре Яңа ел алды акциясендә катнашу тәкъдименә бик шатланып ризалашты. Балаларга кунакчыл кабул итү оештырып кына калмады, алар әле яңа дусларына Яңа ел күчтәнәчләрен дә тапшырдылар. Чөнки IT-парк директоры Руслан Власов «Забота»да яшәүчеләр белән яхшы таныш: элегрәк ул да Хисап палатасында эшләде һәм оешманың шефлык бригадасы составында даими рәвештә балаларның хәлен белешеп торды.

IT-паркта балаларга «Перекладкалы мультипликация», «Roblox уеннарын булдыру» һәм «Web-дизайн» юнәлешләре буенча экскурсия һәм мастер-класслар оештырдылар. Ә тәмле төшке аштан соң аларны Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында актив интермедия көтте. Балалар үзләренең бию номерларын күрсәттеләр һәм үзләре иҗат иткән шигырьләрне укыдылар.

Кире юлга алар онытылмас яңа тәэсирләр һәм Хисап палатасыннан тапшырылган татлы бүләкләр белән кузгалдылар.



Фоторепортаж: Подшефные из детского социального приюта «Забота» Алексеевского района в гостях в IT-парке имени Башира Рамеева (21 декабря 2023 года)


Документлар