27.12.2023

Инде матур традиция буенча, узган елга нәтиҗә ясаганда, Хисап палатасында республикада узган физкультура һәм спорт чараларына игътибар бирелде, чөнки аларның һәрберсендә безнең хезмәткәрләр актив катнашучылар булып тора.

Ел саен уза торган «Россия чаңгы юлы» бөтенроссия массакүләм ярышлары быел республика башкаласының яңа спорт объекты – Мирный бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексы трассасында узды, ә «Милләт кроссы» Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында шәһәрнең иң матур урыннарының берсендә – Казансу елгасы яры буенда «Урам» экстрим-паркында узды.

Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең чираттагы Спартакиадасында катнашу кабаттан онытылмаслык хис-кичерешләр һәм тәэсирләр китерде. Шахмат партияләрендә, чаңгы узышларында, җиңел атлетикада, йөзү, волейбол, баскетбол, мини-футбол, өстәл теннисы, бадминтонда дустанә, әмма компромиссыз көндәшлек нәтиҗәсендә команданың медаль казанышлары кабат тулыланды.



Фоторепортаж: Спортивные итоги 2023 года.


Документлар