18.12.2023

18 декабрьдә Татарстан Хисап палатасына эш визиты белән Бурятия Республикасы Хисап палатасы Рәисе Евгений Пегасов һәм «Северобайкальск шәһәре» муниципаль берәмлегенең Тикшерү-хисап комиссиясе рәисе Екатерина Нәбиуллина килде.

Очрашу барышында кунакларга Татарстан Республикасы Хисап палатасы эшчәнлеге турында презентация күрсәтелде.
Аудитор Илнур Мөбарәков шулай ук нәтиҗәлелек аудиты үткәрү буенча тупланган тәҗрибә, Татарстан парламенты йөкләмәләре белән эшләү, Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советы кысаларында көч структуралары белән үзара хезмәттәшлек турында сөйләде.
Байкал артыннән килгән коллегалар Координацияләү советы документларының берсенә аеруча кызыксыну белдерделәр. Республиканың барлык тикшерү-күзәтчелек органнары ел саен финанс-бюджет өлкәсендә ачыклана торган хокук бозуларны һәм җитешсезлекләрне анализлау һәм системалаштыру нәтиҗәләре буенча уртак күзәтү әзерлиләр. Анда 500 дән артык хокук бозу һәм җитешсезлекләр үрнәге тәкъдим ителгән. Документ хокук бозуларны кисәтү максатларында бюджет процессында катнашучыларның барысына да, шулай ук республика муниципаль берәмлекләренә җибәрелә.
– Бу шактый тулы эчтәлекле уникаль документ – үзенә күрә тыелган гамәлләре турында белешмәлек булып тора. Документ безнең рәсми сайтта урнаштырыла,аның белән теләгән һәркем бушлай таныша ала. Сез дә аның белән таныша һәм аны эшегездә үрнәк итеп ала аласыз, – дип билгеләде Илнур Мөбарәков.
Аның сүзләренчә, хәзер цифрлы технологияләрне киң куллануга, тикшерү чараларын читтән торып үткәрү форматын кертүгә зур әһәмият бирелә.
– Бүген Татарстан территориясендә тышкы финанс тикшерүе органнары өчен 200 эш урынлык бердәм мәгълүмат системасы эшли башлады. Бу – Хисап палатасы һәм барлык 45 муниципаль ТХО дигән сүз, – дип билгеләде И.Мөбарәков.
Бурятиядән килгән коллегалар мәгълүматлаштыру һәм цифрлаштыру өлкәсендәге киңрәк мөмкинлекләр белән DATA-үзәккә һәм Россия Федерациясендә мәгълүмати технологияләр һәм инновацион югары технологияләр үсеше өчен булдырылган өч фән шәһәренең берсе булган Иннополис шәһәренә оештырылган экскурсияләр барышында таныша алдылар.



Фоторепортаж: Рабочий визит Председателя Счетной палаты Республики Бурятия Евгения Пегасова и Председателя Контрольно-счетной комиссии МО «Город Северобайкальск» Екатерина Набиуллина (18 декабря 2023 г.)


Документлар