08.12.2023

7 декабрьдә Казанга эшлекле сәфәр белән Рәисе Константин Желудков җитәкчелегендә Санкт-Петербургның Тикшерү-хисап палатасы делегациясе килде.

Татарстан Хисап палатасындагы очрашу Хисап палатасы Коллегиясе әгъзалары һәм структур бүлекчәләр җитәкчеләре катнашында узды.

Татарстан Республикасы Хисап палатасы вәкилләре узган атнада Төньяк Пальмирада Россия Федерациясе Хисап палатасы каршындагы ТХО Советының Төньяк-Көнбатыш федераль округындагы бүлегенең киңәйтелгән сессиясендә катнаштылар. Санкт-Петербургның Тикшерү-хисап палатасы оештырган әлеге чара тышкы дәүләт финанс тикшерүе органнары эшчәнлеге һәм тикшерү процессын цифрлаштыруның актуаль мәсьәләләрен тикшерү өчен актив дискуссия мәйданчыгына әверелде.

Бу тема буенча фикер алышу Казанда да дәвам итте.

– Эшебезне оптимальләштерергә мөмкинлек биргән зур резервларны без алдынгы мәгълүмати, цифрлы технологияләрне киң куллануда, читтәге тикшерү чаралары форматын кертү һәм үстерүдә күрәбез, – дип билгеләп үтте Татарстан Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбарәков. – Төп бурычларның берсе – аналитик мәгълүматны формалаштыру буенча көндәлек эшкә хезмәт чыгымнарын киметү максатыннан үзебезнең эчке эшчәнлегебезне дә, шулай ук аудитны да эзлекле рәвштә цифрлаштыру.

Очрашуда катнашучыларның мәгълүматны тикшерү, алу һәм эшкәртүнең ераклашкан формаларын масштаблы рәвештә кертү тикшерү-хисап органнары өчен билгеле бер шарт булып торуы турында фикерләре туры килде. Җайлашучанлык һәм мобильлек – бу тышкы финанс тикшерүенә хас булырга тиешле яңа сыйфатлар.

Бу мәсьәләдә беренче планга ТХО ның эш инструментариен һаман күбрәк тәшкил итә торган мәгълүмати-аналитик системаларны куллану чыга.

Делегация әгъзаларын тәкъдим итеп, Константин Желудков аларның барысының да тәҗрибәле белгечләр, инспекция башлыклары һәм барысының да аналитиклар булуын билгеләп үтте. «Хәзер без актив рәвештә цифрлаштыру белән шөгыльләнәбез, һәм бу максаттан чыгып, махсус бүлек булдырдык. Бәлки хезмәттәшләребездән күпмедер дәрәҗәдә артта да калабыздыр, әмма тизрәк куып җитәргә ниятлибез!» – дип өстәде ул.

Татарстан Хисап палатасы Россия Федерациясе субъектларының тикшерү-хисап органнары эшендә мәгълүмати системаларны куллануга анализ ясады. «Кейсистемс» компаниясенең «Финанс тикшерүе – Смарт», «Криста» фирмасының «Финанс-бюджет тикшерүе» программа комплекслары киң таралган. Бу башлыча аларны региональ министрлыклар яки финанс департаментлары куллану белән бәйле.

Татарстан Хисап палатасы «Находка-ТХО» программа комплексын куллана башлады. Һәм Илнур Мөбарәков кунакларга аны эштә куллануның мөмкинлекләре турында сөйләде.

Очрашу вакытында кунакларга шулай ук Татарстан Республикасы Хисап палатасы эшчәнлеге, аның коллективының спорт-сәламәтләндерү тормышы һәм республика дәүләт хезмәткәрләренең спартакиадаларындагы уңышлары турында презентация тәкъдим ителде.

– Сезнең матур шәһәрегезгә килеп җиткән Арктика циклонының бөтен салкынлыгын юкка чыгарып, нәтиҗәле һәм үзара файдалы хезмәттәшлеккә илһам биргән җылы кабул итүегез өчен рәхмәт, – дип, рәхмәт белдерде Константин Желудков эшлекле очрашу ахырында.



Фоторепортаж: Визит делегации Контрольно-счетной палаты Санкт-Петербурга (7 декабря 2023 г.)


Документлар