07.12.2023

5-7 декабрьдә Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре уку-укыту семинарларында катнаштылар.

Алдагы «2022 елның гыйнварыннан 2024 елның маена кадәрге чорда Россия Федерациясе субъектларының дәүләт милке объектларына (муниципаль милеккә) капиталь кертемнәрне финанслауда катнашуга субсидияләр хисабына эшләр (хезмәт күрсәтүләр) сатып алуга юнәлдерелгән дәүләт һәм муниципаль заказчыларның бюджет процесслары һәм эшчәнлеге аудиты (аерым федераль проектларга карата сайлап)» экспертиза-аналитика чарасын Россия Хисап палатасы Россия Федерациясе субъектларының тикшерү-хисап органнары белән параллель рәвештә уздырырга планлаштыра. Шуңа күрә аның Сатып алулар һәм энергетика комплексы өлкәсендәге аудит департаменты хезмәткәрләре гомуми мәсьәләләрне – предмет һәм максатларны, үткәрү вакытларын, беренче чираттагы оештыру мәсьәләләрен карау план-графигын, экспертиза-аналитика чарасын үткәрүнең типовой программасының төп нигезләмәләрен билгеләделәр.

6 декабрьдә Россия Хисап палатасы аудиторы Светлана Орлова Тикшерү һәм экспертиза-аналитика чараларын үткәрү барышында коррупция куркынычларын ачыклау һәм бәяләү буенча методик киңәшләрнең төп нигезләмәләре турында сөйләде.

Чарада катнашучыларны РФ Хисап палатасының «Антикоррупция» проекты структурасы белән таныштырдылар, аларга коррупцион куркынычларны ачыклауга якын килүләр, тикшерү объектларында коррупцион куркынычлар белән идарә итүне бәяләү методикасы турында сөйләделәр.

Бер көн соңрак РФ Муниципаль ТХО Союзы «Тәмамланмаган төзелеш өлкәсендә тышкы муниципаль финанс контролен тикшерү» темасына түгәрәк өстәл оештырды.

Тышкы финанс тикшерүенең бу юнәлеше буенча практик тәҗрибәләре белән Кырым Республикасы, Чиләбе өлкәсе, Краснодар крае һәм Краснодар, Волгоград, Сургут, Уфа төбәк һәм муниципаль ТХО вәкилләре уртаклашты.



Фоторепортаж: Обучающие семинары в режиме ВКС (5-7 декабря 2023 г.)


Документлар