04.12.2023

30 ноябрь һәм 1 декабрьдә Санкт-Петербургта Татарстан Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбарәков һәм ТРИ баш инспекторы Вадим Орлов Россия Федерациясе Хисап палатасы каршындагы ТКбФО бүлекчәсенең тикшерү-хисап органнары җитәкчеләренең «Бюджет үтәлешенә тышкы аудит үткәргәндә, шул исәптән илкүләм проектлар һәм программалар нәтиҗәләренә ирешүне бәяләүне дә кертеп, тикшерү-хисап органнарының төп өстенлекләре» киңәйтелгән сессиясендә һәм тышкы дәүләт финанс тикшерүе органнары эшчәнлеге һәм тикшерү процессын цифрлаштыруның актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнаштылар.

Чаралар Мариинский сараенда Үзәк, Көньяк, Төньяк-Кавказ, Идел буе, Ерак Көнчыгыш федераль округларының ТХО Советы бүлекчәләреннән килгән хезмәттәшләр катнашында узды. Биредә дәүләт инвестицияләренә аудит уздыру, җирдән файдалану, төбәк дәрәҗәсендә дәүләт аудитын цифрлаштыру практикасы һәм башка мәсьәләләр каралды.

Чыгыш ясаучылар тикшерү-күзәтчелек органнарының төп бурычы булып бюджет чыгымнарының һәм дәүләт программаларын үтәүнең нәтиҗәлелеген объектив бәяләү торуын билгеләп үттеләр. Ә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып, илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны тикшерүдә тоту кала. Шул ук вакытта төбәкләрдә тикшерү-күзәтчелек органнары куллана торган методика һәм алымнарның киң фикер алышуны һәм камилләштерүне таләп итүе ассызыкланды, чөнки иң яхшы практикалар белән үзара алмашу дәүләт бурычларын нәтиҗәле хәл итүгә уңай йогынты ясый.

Аерым алганда, РФ Хисап палатасы аппаратының Халыкара һәм төбәкләр хезмәттәшлеге департаменты директоры Тимур Мәхмүтов очрашуда каралган мәсьәләләр спектры бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелеген арттыруга турыдан-туры йогынты ясавын билгеләп үтте. Шулай ук ул кыскача гына Хисап палатасы һәм тикшерү-хисап органнарының быелгы уртак эшенең өстенлекләрен билгеләп узды, алар арасында: дебиторлык бурычы белән идарә итү мәсьәләләре, төбәк проектлары күрсәткечләренең планлы кыйммәтләренә ирешмәү куркынычлары факторларын мониторинглау, дәүләт аудитын цифрлаштыру бар.

Соңгы тема буенча Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбарәков «Татарстан Республикасы Хисап палатасы мисалында дәүләт тышкы финанс тикшерүе процессларын цифрлаштыру» дигән доклад белән чыгыш ясады.



Фоторепортаж: Сессия руководителей контрольно-счетных органов отделения СЗФО при Счетной палате Российской Федерации (г.Санкт-Петербург, 1-2 декабря 2023 года).


Документлар