01.12.2023

1 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Татарстан Хисап палатасында аудиторлар Сергей Колодников һәм Александр Якупов катнашында коллектив белән эшлекле очрашу узды. Аңа онлайн режимда республиканың муниципаль тикшерү-хисап палаталары җитәкчеләре дә кушылды.

Сергей Колодников, 2023 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турындагы хисапларны анализлап, Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе идарәсе күзәтүе турында мәгълүмат бирде. Үз чиратларында, Балык Бистәсе һәм Түбән Кама районнарының тикшерү-хисап палаталары рәисләре Азат Бәдретдинов һәм Марс Шәйхетдинов муниципаль берәмлекләрдә бу өлкәдә алып барылган эшнең аерым юнәлешләре турында хәбәр иттеләр.

Очрашу Татарстан Республикасының коррупциягә каршы көрәш буенча иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре Советы Рәисе, Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты профессоры Сергей Алексеев чыгышы белән тәмамланды.



Фоторепортаж: Встреча с коллективом Счетной палаты и руководителями контрольно-счетных органов муниципальных образований, приуроченная к Международному дню борьбы с коррупцией (1 декабря 2023 г.)


Документлар