29.11.2023

«Әниләр – тормышыбызда иң мөһим затлар. Әтиләр дә кирәк, алар да шәп кешеләр!» Рәсемнәрендә үзләре күзаллаганча чагылдырган сәнгати образлары дөньясы турында балалар белән бәхәсләшү авыр. Кирәкми дә!

Әниләр көне һәм Әтиләр көне уңаеннан Хисап палатасында үз хезмәткәрләренең балалары иҗатынан төзелгән «ПАПАМАЯ» дип исемләнгән рәсемнәр күргәзмәсе йомгакладылар һәм анда катнашучыларны бүләкләделәр.
Ах, вернисаж, ах, вернисаж: нинди портрет, нинди пейзаж!.. Һәм шул ук вакытта төрле юнәлешләр – графикадан һәм модернизмнан башлап символизм һәм импрессионизмга кадәр. Кем әйтмешли, үзегезне Мане белән Моня итеп тоегыз!
Бәйгедә катнашкан 29 яшь рәссамга Хисап палатасының профсоюз оешмасыннан «Китап йорты» кибетенә бүләк сертификатлары һәм 2024 елга эксклюзив постер-календарьлар тапшырылды.



Фоторепортаж: Конкурс рисунков ПАПАМАМАЯ


Документлар