09.11.2023

9 ноябрьдә Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре Россия Федерациясе прокуратурасы Университетының Казан юридик институты (филиалы) тарафыннан оештырылган «Коррупциягә каршы көрәшнең хәзерге заман проблемалары» фәнни-гамәли конференциясендә дистанцион рәвештә катнаштылар.

Анда коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә киң мәсьәләләр һәм аспектлар – аны кисәтү, коррупция куркынычларын киметү буенча чаралар, коррупциягә каршы көрәш буенча законнар бозуны ачыклау, шулай ук коррупциягә каршы тору турындагы законнарны үтәү өлкәсендә суд практикасын һәм күзәтчелек эшчәнлеген үстерүнең актуаль юнәлешләре каралды.
Докладлар белән Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан, Башкортстан, Чувашия, ХМАО-Югра, Кырым, Киров, Түбән Новгород һәм Чиләбе өлкәләре, Пермь краеннан прокуратура, Эчке эшләр министрлыгы, тикшерү органнары, судлар, хокук өлкәсендә фәнни даирә вәкилләре чыгыш ясады.



Фоторепортаж: Научно-практическая конференция «Современные проблемы противодействия коррупции» (9 ноября 2023 г.)


Документлар