17.11.2023

17 ноябрьдә аудитор Сергей Колодников һәм Татарстан Хисап палатасының контроль-ревизия идарәсе инспекторлары «Шәһәр төзелеше эшчәнлеге законнарында үзгәрешләр һәм төзелештә бәя кую. Проект документациясенә дәүләт экспертизасын уздыру үзенчәлекләре» семинарында катнашты.

Бу ел саен уздырыла торган чара Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ярдәмендә республиканың Дәүләт экспертизасы һәм бәя бирү идарәсе тарафыннан, һөнәри җәмәгатьчелеккә актуаль мәгълүматны һәм законнардагы соңгы үзгәрешләрне, смета һәм проект документларын формалаштыру үзенчәлекләрен, капиталь төзелеш объектларын төзүгә, реконструкцияләүгә, капиталь төзекләндерүгә башлангыч (максималь) бәя билгеләү тәртибен һәм башка мәсьәләләрне исәпкә алып, төзелеш бәясен билгеләү үзенчәлекләрен аңлату максатыннан үткәрелә.



Фоторепортаж: Семинар «Изменения в законодательстве градостроительной деятельности и ценообразовании в строительстве. Особенности проведения государственной экспертизы проектной документации» (17 ноября 2023 г.).


Документлар