16.11.2023

16 ноябрьдә Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре Федераль казначылыкның «Конкурент сатып алулар вакытында бердәм мәгълүмат системасының геомәгълүмати системасында цифрлы контрактка күчү» дип аталган вебинарында катнашты.

«Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарларны, эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында» федераль закондагы үзгәрешләрдән соң заказчылар сатып алулар өлкәсендәге бердәм мәгълүмат системасын кулланып товар китерүче, башкаручыга контракт проектын формалаштырып юлларга тиеш.

Киңәшмә барышында цифрлы контрактны норматив-хокукый яктан җайга салу, төзү процедурасы, куллану практикасы буенча аңлатмалар бирелде.




Документлар