03.11.2023

2 ноябрьдә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 48 нче утырышында Татарстан Республикасы бюджеты турында 2024 елга һәм 2025-2026 еллар планлы чорына закон проекты каралды һәм беренче укылышта кабул ителде.

Татарстан Республикасы Хисап палатасының 2024 елга һәм 2025-2026 еллар планлы чорына экспертиза нәтиҗәләре турында депутатларга Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев сөйләде.

Ул депутатларның игътибарын бюджет проекты яңалыкларына юнәлтте. Киләсе елдан Татарстан Республикасы дәүләт программалары ике өлешкә бүленгән: ачык хакимият органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны күз алдында тота торган проект программасы һәм идарәнең үз системасы эшчәнлеген тәэмин итә торган процесслы программа.

Докладчы тарафыннан керемнәр буенча фаразлау күрсәткечләренә гомумиләштерелгән бәя бирелде. «Алар ирешә алырлык, закон проектында законнар тарафыннан каралган барлык керемнәр чыганаклары да исәпкә алынган», – дип ассызыклады А.Вәлиев.

Үз керемнәребез күләмен 17,8%ка яки 50 млрд. 199 млн. сумга арттыру фаразлана. Үсеш салым керемнәренең барлык төрләре буенча да көтелә. 2024 ел бюджетында кире кайтарылмый торган керемнәр өлеше 13,5% тәшкил итә. Хисап палатасы тарафыннан кире кайтарылмый торган керемнәр күләмен исәпкә алу тулылыгын бәяләү беренчел укылышны узган федераль бюджет проекты нигезендә башкарылды.

Татарстан Хисап палатасы бәяләмәсендә Закон проектының чыгым өлеше эчтәлеге, узган еллардагы кебек үк, гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары максатларына ирешүгә һәм бурычларны хәл итүгә буйсынган дип билгеләп үтелә.

2024 ел бюджетында программа чыгымнары 90 проценттан артык күләмне тәшкил итә һәм 31 дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыруга ассигнованиеләрне үз эченә ала. Идарә итүнең һәм аны регионнар дәрәҗәсенә таратуның проект принцибын гамәлгә кертү юлы белән дәүләт программалары институтын федераль дәрәҗәдә камилләштерү агымдагы елда программаларны яңа форматта эшләүне таләп итте. Закон таләпләре нигезендә, республиканың Хисап палатасы тарафыннан яңа төзелгән проектларга финанс экспертизасы уздырылды, Татарстанның стратегик өстенлекләре, социаль-икътисадый үсеш максатлары белән күрсәткечләрне бәйләү бәяләнде. Барлык программалар буенча бәяләмәләр Министрлар Кабинетына җибәрелде.

2024 елга һәм план чорына бюджет балансланган. Фаразлана торган керемнәр һәм дефицитны финанслау чыганакларыннан чаралар килү күләмнәре планлаштырылган чыгымнарның үтәлешен тулысынча тәэмин итә дип билгеләп үтте Альберт Вәлиев үз чыгышы азагында.



Фоторепортаж: 48-е заседание Государственного Совета Республики Татарстан шестого созыва (02.11.2023)


Документлар