02.11.2023

2 ноябрьдә Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре РФ Финанс министрлыгының Грозный шәһәрендә узган «2023-2024 еллардагы бюджет методологиясен үстерү. Бюджет процессының төп яңалыклары» күчмә утырышында читтән торып катнашты.

«Түгәрәк өстәл» форматында дәүләт финансларын исәпкә алу һәм хисап алып бару методологиясе, 2023 ел өчен хисап формалаштыруга әзерлек, электрон документ әйләнешен гамәлгә ашыру, аларны формалаштыруда бердәм регламентлар кертү һәм исәпкә алуда чагылдыру мәсьәләләре, шулай ук бюджет законнарында эчке дәүләт финанс контролен, эчке финанс аудитын камилләштерү өлешендә һәм башка үзгәрешләргә бәйле мәсьәләләр карала.

Документлар