01.11.2023

31 октябрьдә Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре аудит уздыру ысулларын цифрлы трансформацияләү турында Россия Федерациясе субъектларының тикшерү-хисап органнары өчен оештырылган семинар тыңлаучылары булды.

Россия Хисап палатасы тарафыннан оештырылган семинарда шулай ук Аргентина һәм Мексиканың югары аудит органнары вәкилләре катнашты.

Дәүләт аудитының цифрлы технологияләрен үстерү, шул исәптән дистанцион аудит уздыру, ВОА да зур мәгълүматларны эшкәртү технологияләрен куллану, шулай ук цифрлы инфраструктура нигезендә халыктан кире элемтә алу механизмнарын кертү мәсьәләләре буенча фикер алышынды.



Документлар