27.10.2023

27 октябрьдә Россия субъектлары ТХО өчен ВКС режимында “Муниципаль тикшерү-хисап органнары белән үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәле механизмнары. Илкүләм проектларның региональ өлешен тормышка ашыру кысаларында муниципаль дәрәҗәгә декомпозицияләнгән күрсәткечләргә ирешүне контрольдә тотуны оештыру тәҗрибәсе» дип аталган семинар-практикум узды. Аны Самара өлкәсенең Хисап палатасы оештырды.

Биредә илкүләм проектларның региональ өлешен нәтиҗәле итеп гамәлгә ашыру максатыннан региональ һәм муниципаль дәрәҗәләрдә ТХО һәм башкарма хакимият органнары арасындагы элемтәне нәтиҗәле итеп оештыру механизмнары турында фикер алышу узды.

Самара хезмәттәшләре белән беррәттән, региональ һәм муниципаль дәрәҗәдәге тикшерү-хисап палаталарының үзара хезмәттәшлеге буенча үз тәҗрибәләре белән Волгоград, Иркутск, Түбән Новгород, Төмән, Ульяновск, Чиләбе өлкәләренең, шулай ук Волгоград һәм Якутскиның ТХО уртаклашты. Дискуссиядә шулай ук Самара өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Социаль-демографик һәм гаилә сәясәте министрлыгы җитәкчеләре дә катнашты.



Фоторепортаж: Семинар-практикум «Эффективные механизмы взаимодействия с муниципальными контрольно-счетными органами в режиме ВКС (27 октября 2023 г.)


Документлар